16+

Вакцинация үтүчеләргә өч көн ял бирәләр?

Бу исә, үз чиратында, коллектив иммунитетның артуына ярдәм итәчәк, дип саный авторлар.

Вакцинация үтүчеләргә өч көн ял бирәләр?

Бу исә, үз чиратында, коллектив иммунитетның артуына ярдәм итәчәк, дип саный авторлар.

Россиядә коронавирустан вакцинация үтүчеләргә өч көн ял бирергә тәкъдим иттеләр.

Россия Хезмәт министрлыгы башлыгы Антон Котяковка һәм Федерация Советы һәм Дәүләт Думасы спикерлары Валентина Матвиенкога һәм Вячеслав Володинга шундый тәкъдим белән социаль тикшеренүләр һәм гражданлык инициативаларын үстерү институты белгечләре мөрәҗәгать итте, дип хәбәр итә РИА Новости.

"Һичшиксез, закон нигезендә беркетелгән прививкадан соң бирелә торган өстәмә ял көннәре коронавирустан вакцина ясатучылар санын сизелерлек арттыра алыр иде. Бу исә, үз чиратында, коллектив иммунитетның артуына ярдәм итәчәк», — дип саный мөрәҗәгать авторлары.

Билгеле булганча, Россия президенты Владимир Путин үз әйләнә-тирәсендә авырулар күбәюен, бәлки карантинга китү ихтималы турында да белдергән иде.

Чыганак: Татар-информ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading