Татарстанда яшәүче бер хатын вакцинация турында ялган белешмә өчен 21 мең сум акча күчергән.
Яр Чаллыда яшәүче бер хатын үзе һәм туганнарына вакцинация турында ялган сертификатлар вәгъдә иткән хатын-кызга 21 мең сум күчергән. Әмма вәгъдә ителгән сертификатларны ул барыбер ала алмаган, дип яза Chelny-biz.ru.
Әлеге тәкъдим зыян күрүчегә 2021 елның июлендә килә. Ялган сертификат өчен алдар хатын карта номерын күрсәтә һәм аңа акча күчерергә тәкъдим итә. Тегесе риза була. Башта ул 14 мең сум, ә аннары калган 7 мең сум акча күчерә. Сертификатларны көтеп-көтеп тә алмагач, автоградта яшәүче хатын полициягә мөрәҗәгать иткән. Җинаять эше кузгатылган.
Комментарийлар