16+

Вакцинация узмаучылар кайчан эштән җибәреләчәк?

90 тәүлеккә кадәр оешма эшен туктатып торырга да мөмкиннәр.

90 тәүлеккә кадәр оешма эшен туктатып торырга да мөмкиннәр.

Аерым категория гражданнарга коронавирустан мәҗбүри прививка гамәлгә кертелде. Күмәк коллективта вакцинация 80 процент булуы шарт. Әгәр хезмәткәрләрнең 80 проценты прививкалы булмаса, оешма җитәкчеләренә штраф түләргә туры киләчәк.

Россия Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек хезмәтенең ТР буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина әйтүенчә, планлы һәм планнан тыш контроль чаралары үткәреләчәк.

Россия Федерациясе Хокук бозулар кодексының 6.3 маддәсенең икенче өлеше буенча, шәхси эшмәкәрләргә штраф 50 мең сумнан алып 500 мең сумга кадәр тәшкил итә. Юридик затларга штраф 200 мең сумнан 500 мең сумга кадәр.

90 тәүлеккә кадәр оешма эшен туктатып торырга да мөмкиннәр.

6 декабрьгә кадәр оешма җитәкчеләре хезмәткәрләренең вакцинаның икенче компонентын кадатуын кайгыртырга тиеш. «Вакцинациянең беренче этабын узмаган хезмәткәрләр 9 ноябрьдән эштән читләштерелергә тиеш. 7 декабрьдән вакцинаның икенче компонентын алмаучылар эштән азат ителә», — дип аңлаттылар. Роспотребнадзор идарәсе карар үтәлешен контрольдә тотачак.

Чыганак: Татар-информ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading