16+

Вакытында чыгып кал, үкенерлек булмасын

Казанда шимбә көннәрендә авыл хуҗалыгы ярминкәләре дәвам итә. Быелның йомгаклау ярминкәсе – 28 декабрьдә.

Вакытында чыгып кал, үкенерлек булмасын

Казанда шимбә көннәрендә авыл хуҗалыгы ярминкәләре дәвам итә. Быелның йомгаклау ярминкәсе – 28 декабрьдә.

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы мәгълүматларына караганда, узган шимбәдә республика агропредприятиеләре, районнарның агрофирмалары һәм фермерлары Казан халкына 45,3 миллион сумлык продукция тәкъдим иткән. Үзебезнең республикада җитештерелгән экологик чиста ризыкларны, ит һәм сөт, бөртекле культуралар һәм яшелчәне 562 машинага төяп алып килгәннәр. Мисал өчен, ярминкәгә сыер ите – 38,9, бәрәңге – 48,8, кәбестә – 24,8, кишер – 21,4, суган 28,8 тонна куелган. Казанлылар килограммын 280 сумнан сыер ите һәм дистәсен 45 сумнан тавык йомыркасы сатып алып рәхәтләнде, әй. Кайсы гына райондагы ярминкәгә барсаң да, казанлыларның «Рәхмәт!» сүзен ишетәсең. Ярминкә «Яңа Тура» базарында да уза.

Авыл хуҗалыгы продукциясе кибетләрдәге бәяләрдән 20-30 процентка арзанрак. Ярминкәләр, әйткәнебезчә, 28 декабрьдә тәмамлана, сәүдә киләсе елда дәвам иткән очракта да, бәяләрнең инде шактый кыйммәтрәк булуы ихтимал. Ярминкәләргә вакытында чыгып калыгыз, үкенерлек булмасын. Авыл хезмәтчәннәре белән агропредприятиеләр шимбә көннәрендә 6.00 сәгатьтән 12.00-14.00 сәгатькә кадәр сату итә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading