16+

Васил Гарифуллин "Бәллүр каләм"дә Гран-при отты: "Белгән булсам, галстук кигән булыр идем"

Казанда XXV «Бәллүр каләм — 2022» журналистика һәм масса-медиа өлкәсендәге республика бәйгесе лауреатларын бүләкләү тантанасы узды.

Профессор, КФУның милли һәм глобаль медиа чаралары кафедрасы мөдире Васил Гарифуллин Гран-прига лаек булды. Аңа бәйгенең төп призы – автомобиль ачкычы тапшырылды.

“Бу югары бүләккә миннән дә лаеклырак кешеләр бар. Мин моны яхшы беләм. Бу бүләкне мин журналистларны әзерләүче укытучыларга, остазларыбызга булган бер ихтирам билгесе буларак кабул итәм. Моннан 20 еллап элек бу бүләкне остазым Флорид Әгъзәмов алган иде. Аның кадәр үк булмасам да, аның җиңүләрен кабатлавым белән бәхетлемен”, - диде Васил Гарифуллин. 
 
Ул әлеге бүләкнең көтелмәгән булуын әйтте. “Белгән булсам, галстук киеп килгән булыр идем. Бу карарны кабул иткән һәркемгә зур рәхмәт”, - диде профессор.

Васил абыйны чын күңелдән котлыйбыз, зур уңышлар телибез!
 
Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading