16+

Васильево икмәк заводында яңа төр ипи җитештерә башлаячаклар

Васильево икмәк заводында яңа төр ипи пешерә башлаячаклар: мичкә салып. Бу хакта журналистларга икмәк заводы генераль директоры Александр Марченко сөйләде. Элек мондый ипине мич ташы өстендә үк пешергәннәр, хәзер исә технологияләр үзгәргән. Яңа төр икмәк өчен мич алынган, аны апрельдә көйлиячәкләр, ә май аенда инде авыз итеп карый алачакбыз.

Заводта ипи, тәм-томнар пешү процессын үзем дә күрдем. Технолог әйтүенчә, камыр куеп, ипи әзер булганга кадәр сигез сәгать тирәсе вакыт үтә. Ипи камырына бернинди дә консервантлар һәм кушылмалар салынмый икән.

- Бездә сыек чүпрә кулланыла, ә бу, үз чиратында, аллергиклар өчен файдалы. Үзем дә шул ипине ашыйм, - диде Алесандр Марченко.

Бүгенге көндә заводта 30 төргә якын ипи, 50 ләп төр кондитер продукциясен җитештерәләр. Директор сүзләренә караганда, Пасха бәйрәме вакытында гына да завод 14 тонна кулич пешергән. Бу Казан икмәк заводларыннан да күбрәк дигән сүз.

2014 елда лизинг-грант буенча завод 2,6 млн сум күләмендә акча откан һәм аны кондитер цехына мичләр алуга тоткан. Узган ел гына да 2980 тонна продукция җитештерелгән, 2013 ел белән чагыштырганда, керем күләме дә арткан. Васильево икмәк заводы продукциясе күбрәк Яшел Үзән, Казан, күрше Марий Элда тарала. Завод янында "Кайнар икмәк" дигән кибет эшли.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading