16+

Ватерполчы ник үлгән?

Күптән түгел Казанның "Синтез" ватерпол командасы һәм Россия җыелма командасы уенчысы Владислав Тимаков үлде.

Күптән түгел Казанның "Синтез" ватерпол командасы һәм Россия җыелма командасы уенчысы Владислав Тимаков үлде.

23 яшьлек спортчыны күпләр Россия җыелма команда составында Казандагы Су спорты төрләре буенча дөнья чемпионатында катнашуыннан беләдер. 2013 елгы Универсиадада ул көмеш медаль яулаган команда составында иде. Спортчының үлеме сәбәбен табиблар йөрәк өянәгеннән дип аңлатканнар. Экспертиза үткәргән табиб фикеренчә, уенчыда җәрәхәт эзләре һәм суга бату билгеләре күренмәгән. Спортчы инде хастаханәгә китергәндә үк үлгән була. Спортчыда тумыштан килгән йөрәк-кан авырулары булганмы, әллә ул кинәт йөрәге авыртып үлеп киткәнме? Журналистларның бу соравына Татарстан Сәламәтлек саклау министры Адел Вафин үз фикерен белдерде:

- Мин ватерполчының үлеме сәбәпләре белән әлегә төгәл таныш түгелмен. Шулай да ул тумыштан килә торган йөрәк-кан тамырлары авырулары белән чирләгәндер дип әйтә алмыйм. Спортка килгәндә үк табиблар системалы тикшерү уздыра, тумыштан килгән авыру ачыкланган булыр иде. Ә кинәт йөрәк өянәге булган дигәнне кире кага алмыйм. Чөнки йөрәк туктау кинәт була һәм бу авыруның сәбәпләрен табиблар да тәгаен гына аңлата алмыйлар.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading