16+

Вавилов: Илнең якты киләчәге өчен барып тавыш бирергә кирәк

Анжела Вавилова исемендәге хәйрия фонды рәисе, илнең чәчәк атуы турында уйлый торган кешеләр РФ Төп законына төзәтмәләр өчен тавыш бирергә тиеш, дип билгеләде.

Анжела Вавилова исемендәге хәйрия фонды рәисе, илнең чәчәк атуы турында уйлый торган кешеләр РФ Төп законына төзәтмәләр өчен тавыш бирергә тиеш, дип билгеләде.

РФ Конституциясенә төзәтмәләр Россия һәм аның гражданнары үсешенә уңышлы йогынты ясаячак. Мондый фикерне алтынчы чакырылыш ТР Дәүләт Советы депутаты,Анжела Вавилова исемендәге лейкемия белән авыручы балаларга ярдәм итүче иҗтимагый хәйрия фонды идарәсе рәисе Владимир Вавилов белдерде.

"Илнең һәм халыкның чәчәк атуы турында уйлаучы кешеләр барырга һәм тавыш бирергә тиеш. Чөнки Конституциягә зур төркем компетентлы кешеләр тарафыннан кертелгән төзәтмәләр россиялеләрнең тормышын күпкә яхшырак, социаль өлкәдә дә, медицина өлкәсендә дә, күп юнәлешләрдә күпкә арзанрак итәчәк ", - дип билгеләде Владимир Вавилов. Ул якты киләчәк өчен барып тавыш бирергә кирәк, дип өстәде.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading