16+

Вазыйх Фатыйхов журналистлар музеена 1952 елгы язу машинасы һәм шахтадан алып кайткан зөбәржәт бүләк итте

Бу минутларда Татарстан Журналистлар берлегендә озак еллар Балык Бистәсе районында озак еллар баш мөхәррир булып эшләгән, шагыйрь Вазыйх Фатыйховның ижатына, шигъриятенә багышланган кичә бара.

 Вазыйх Фатыйховның бу көннәрдә берничә китабы әзерләнеп  беткән. Лаеклы ялга чыккан журналист киресенчә эшнең артуын гына сөйли. Бер китабында 40 зарисовка урнашкан. Икенчесендә балалар шигырьләре, өченчесе лирик шигырьләре урын алачак. Соңгы язмалары яңарак кына югалткан әнисенә багышланган.

Журналист һәм шагыйрьне котларга хезмәттәшләре, редакторлар килгән иде.

Журналист кеше язмыйча тора алмый. Колхоз рәисе булырга тиеш егет журналистикага документларын тапшырып кайта.

Вазыйх Фатыйхов исә үзе журналистлар музеена 1952 елгы  язу машинасы һәм шахтадан алып кайткан зөбәржәт бүләк итте.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading