16+

"Вектор" һәм Роспотребнадзор COVID-19 га каршы тест рәвешендә вакцина тикшерәчәк

"Вектор" фәнни үзәге директоры Ринат Максютов COVID-19 га каршы вакцинаны сынауга керешүләре турында сөйләде. Бу хакта nation-news.ru интернет басмасы хәбәр итә.

"Вектор" фәнни үзәге директоры Ринат Максютов COVID-19 га каршы вакцинаны сынауга керешүләре турында сөйләде. Бу хакта nation-news.ru интернет басмасы хәбәр итә.

Ул әлегә маймылларда сыналачак. Галим сүзләренчә, бу препаратны тычкан һәм көзәннәрдә дә тикшергәннәр, алар уңышлы үткән. Хәзер вакцинаны маймылларда һәм кешеләрдә тикшерәчәкләр.

Ринат Максютов кимерүчеләрдә "таҗлы вирус"ның яңа төренә каршы иммунитет эшләп булды, дип ачыклык кертте. Шундый ук тикшеренүләр агымдагы елның апрель ахырына кадәр маймылларда дәвам итәчәк.

"Шуннан соң клиникага чаклы стадиягә күчәчәкбез. Сынауның ахыргы этабы - кешеләрдә", - дип билгеләп үтте фәнни үзәк директоры. Шунысын да әйтергә кирәк, барлык сынаулар да Роспотребнадзор контроле астында уза. Клиник сынаулар агымдагы елның июнендә кешеләрдә башланырга мөмкин.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading