16+

Вертолет һәлакәтендә үлгән егетнең әнисе: "Рамил балачагыннан космонавт булырга хыялланды"

Үлүчеләр арасында иң яше — 27 яшьлек штурман Рамил Сөләйманов була.

Үлүчеләр арасында иң яше — 27 яшьлек штурман Рамил Сөләйманов була.

Ленинград өлкәсендә вертолет һәлакәте 24 июнь кичендә булды. Росгвардиянең Ми-8 вертолеты бортында өч офицер — майор, капитан һәм өлкән лейтенант була. Корпикюля авылы янында Киев шоссесы һәм Гатчина-Пушкин юллары арасында фаҗига килеп чыга. Экипаж соңгы мизгелгә кадәр вертолетны торак йортлардан ераграк алып китәргә тырыша. Кызганычка каршы, вертолет фаҗигасендә өч кеше дә һәлак була.

Алар арасында иң яше — 27 яшьлек штурман Рамил Сөләйманов була. Ул — Башкортстанда туып үскән. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итте.

Рамилнең әнисе «Комсомольская правда» хәбәрчесе белән аралашкан. Ул улының балачактан ук күк турында хыяллануын сөйләгән.

«Рамил балачагыннан космонавт булырга хыялланды. Без бу кадәр җитди булыр дип уйламадык. Ләкин ул максатына иреште. Башта очучы булырга, аннары космонавтлар төркеменә күчәргә хыялланды. Шуңа күрә вертолетлар барды. Без Стәрлетамакта яшибез. Улым Рязаньга укырга керде, аннары эшкә Санкт-Петербургка китте. Ул яхшы эшләде, аның белән бар кеше горурланды, военкоматта да аның фотолары эленеп тора», — ди Фәнисә ханым.

Рамил — гаиләдә бердәнбер бала. Ул бөтен вакытын эшкә биргән, шәхси тормышын читкә куеп торган. «Аның сөйгән кызы бар, ул бер кешене генә ярата торган кеше. Сызраньда укыганда танышканнар. „Туй әлегә планда түгел“, ди иде», — ди әнисе.

Ул вертолет һәлакәте турында хәбәрләрдән белгән. Аннары улының җитәкчесе шалтыратып фаҗига турында әйткән. «Аның белән бөтен мәктәп, бөтен шәһәр, бөтен туганнар горурлана», — ди әнисе.

Чыганак: Интертат

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading