16+

Ветераннарга 23 млн сум бүленгән

Бу акчалар аларның торак шартларын яхшыртуга тотылачак.

Бу акчалар аларның торак шартларын яхшыртуга тотылачак.

Татарстанда ветераннарның торак шартларын яхшырту өчен 2022 елда бюджеттан 23 млн сум акча бирелгән. Бу акчаларга 6 Бөек Ватан сугышы ветеранының яшәү шартлары яхшыртылачак, 10 йортта капиталь төзекләндерү эшләре уздырылачак. Бу хакта Татарстанның хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова хәбәр итте.

2008 елда кабул ителгән Указ нигезендә, Россиядә Бөек Ватан сугышы ветераннары торак белән тәэмин ителергә тиеш. Рәсми документ имзаланганнан алып, Татарстандагы ветераннарның торагын яхшырту өчен 20 млрд сум акча бүленгән. 2012-2021 елларда ветераннарның 1655 фатиры төзекләндерелгән.

Билгеле булганча, Владимир Путин әле Премьер-министр вазыйфасында булганда, барлык бөек Ватан сугышы ветераннарын торак белән тәэмин итәргә дигән карар кабул иткән иде. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading