16+

Ветераннарга бушлай юридик ярдәм күрсәтелә

Татарстанның Юстиция министрлыгы 27 апрельдә Бө­ек Ватан сугышы ветераннары һәм аларның гаиләләренә бушлай юридик ярдәм күрсәтү оештыра.

Татарстанның Юстиция министрлыгы 27 апрельдә Бө­ек Ватан сугышы ветераннары һәм аларның гаиләләренә бушлай юридик ярдәм күрсәтү оештыра.


Чарада Россия ­Пенсия фондының Татарстан бүлеге, Федераль салым хезмәтенең ­Татарстан идарәсе, Дәүләт теркәве, кадастр һәм картография федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе, Татарстанның медик-социаль экспертиза баш бюросы, төрле министрлыклар, Дәүләт торак инспекциясе, Казан Башкарма комитетының Җир һәм милек мәсьәләләре, шулай ук Торак сәясәте комитеты вәкилләре, адвокат, нотариуслар катнашачак.

Казанлылар бушлай юридик ярдәм алу өчен 27 апрельдә сәгать 10.00-13.00гә кадәр Халыклар дуслыгы йортына (Казан, Павлюхин ур., 57нче йорт, 1к) мөрәҗәгать итә ала. «Павлюхин урамы» тукталышына кадәр 4,5,25,43,68,71,77нче автобус­лар бара. Әлеге чара турында тулырак мәгълүматны (843) 223-02-13 телефоны аша белешергә була.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading