Бүген вьетнам базары янындагы картиналар һәм сувенирлар складында янгын чыккан иде.
Янгынны тиз арада сүндерделәр. Тикшерү нәтиҗәсе буенча, янгын чыгуның сәбәбе - электротехника төзексезлеге булырга мөмкин. Бу хакта бүген Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе башлыгының күзәтчелек эшчәнлеге буенча урынбасары Сергей Сергеев хәбәр итә.
- Янгын шаһитлары сүзләренчә, бинага керү урынында урнаштырылган электр счетчигында кыска ялганыш нәтиҗәсендә ут бик тиз таралган, - ди Сергей Сергеев.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар