16+

Вәгъдә ителгәнне биш ел көттеләр

Өметсез шайтан гына, диләрме әле? Редакциябезгә моннан берничә ел элек ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән Шакировлар гаиләсе, ниһаять, фатирлы булды.

Өметсез шайтан гына, диләрме әле? Редакциябезгә моннан берничә ел элек ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән Шакировлар гаиләсе, ниһаять, фатирлы булды.

Былтыр социаль яклау бүлеге хезмәткәрләре, опека органнары, күп балалы гаиләләрне тикшереп йөргәндә, Яшел Үзән районындагы Норлат авылында яшәүче Шакировлар гаиләсенә дә кергәннәр иде. Фатирда куркынычсызлык таләп­ләре үтәлми, дип, опека органнары Шакировларның өченче уллары - ике яшьлек Илдарны алырга мәҗбүр булдылар. «ШК» журналистлары исә, берничә мәртәбә суд утырышында катнашып, гаиләне яклап чыкты. Шакировлар даими күзәтү астында булачак дигән шарт белән, баланы гаиләгә кире кайтара алдык. Әлеге вакыйганы даими укучыларыбыз хәтерли торгандыр, бу хакта газетабыз битләрендә дә язылды. Шакировлар редакциябезгә торак шартларын яхшыртуны сорап та мөрәҗәгать иткән иде. Алар Норлат авылының Совхоз урамында урнашкан 20нче күпкатлы йорттагы фатирда теркәлгәннәр. Начар шартларда яшәү авырлашкач, күпләр торактан күченергә тотынган. Ирле-хатынлы икесе дә инвалид Шакировлар да, өченче балалары тугач, түбәдән су агуга, салкынга түзә алмыйча, сеңлесенең фатирында яши башлаган иде.

«ШК» журналистлары ике ел элек бу йортны күреп кайтты. Ул чакта йортның авышкан кирпечләрен, ватык тәрәзәләрен күреп, монда кеше яши аламы икән, дип гаҗәпләнгән идек. Яшел Үзән районы хакимияте: «2011 елда йорт авария хәлендә һәм сүтелергә тиеш дип табылган. 2013-2017 елларга исәпләнгән программа буенча, тузган торакта яшәүчеләрне башка фатирларга күчерү мәсьәләсе хәл ителә», - дип җавап биргән иде «Шәһри Казан»га. Җитәкчелек сүзендә торды. Вәгъдә ителгәнне биш еллап көтәргә туры килсә дә, ниһаять, биредә яшәүчеләргә яңа фатир ачкычлары тапшырылды. Кайбер фатир хуҗаларын гына сөендермәгән бу яңалык, чөнки торакны үз авылларыннан түгел, Түбән Карамалы авылыннан биргәннәр. Шакировлар гаиләсе исә уфтанмый. «Кайда гына булса да, үз торагыбыз, бер бүлмәле булса да, ул зур, якты, уңайлы. Кызганыч, ирем генә бу көннәрне күрә алмады, гүр иясе булды», - дип моңсулана Света Шакирова.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading