16+

ВИЧка бушлай тест тапшырып була

Бөтендөнья сәламәтлек көне уңаеннан 5 апрельдә Казанда профилактика акциясе узачак.

Бөтендөнья сәламәтлек көне уңаеннан 5 апрельдә Казанда профилактика акциясе узачак.

СПИД үзәге «Профилактика һәм инициатива» оешмасы белән берлектә волонтер-медиклар катнашында ВИЧка эспресс-тест уздырачак. Төп максат – ВИЧ, СПИД проблемасына игътибарны җәеп итү, кешеләрне бу куркыныч авырудан саклау, әлеге йогышлы инфекцияләр турында дөрес мәгълүмат җиткерү.

Мобиль пунктлар 5 апрель көнне сәгать 12.00дән 14.00гә кадәр Бауман белән Университет урамнары кисешкән урында эшләячәк. Теләгән кеше аноним рәвештә ВИЧка бушлай тест тапшыра алачак, 15 минут эчендә нәтиҗә дә билгеле булачак.  
Бүген республикада ВИЧ инфекцияле 13 меңнән артык кеше исәптә тора. Республикада ел саен 8 меңнән артык кеше экспресс-тест уза.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading