16+

Видеомагнитофоннар белән хушлашабыз

2016 елның июле тарихка дөньяда соңгы VHS-видеомагнитофон җитештерлгән ай булып кереп калачак. Бу хакта, Япониянең Nikkei басмасына нигезләнеп, Anime News Network хәбәр итә.

2016 елның июле тарихка дөньяда соңгы VHS-видеомагнитофон җитештерлгән ай булып кереп калачак. Бу хакта, Япониянең Nikkei басмасына нигезләнеп, Anime News Network хәбәр итә.

Видеомагнитофоннар җитештерү белән күп еллар дәвамында Япониядәге Funai компаниясе шөгыльләнә. Соңгы елларда DVD, Blu-Ray, флешка һәм мәгълүмат яздыручы башка җайланмалар күпләп чыгарылуга карамастан, компания быел гына да 750 мең видеомагнитофон саткан.

Компания вәкилләре сүзләренә караганда, видеомагнитофоннар җитештерүдән баш тартуның сәбәбе - аларга сорау кимү һәм кирәкле детальләр табу белән бәйле кыенлыклар.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading