16+

Винарис белән Лилиянең туена кәләшнең беренче ире дә килгән?

Кичә татар эстрадасы тарихында зур вакыйга булды – ике җырчы Винарис Илъегет белән Лилия Хәмитованың туе гөрләде.

Кичә татар эстрадасы тарихында зур вакыйга булды – ике җырчы Винарис Илъегет белән Лилия Хәмитованың туе гөрләде.

Танылган радио алып баручысы Дилбәр Фәиз туйдан соңгы хис-кичерешләре белән уртаклашты. “Татар эстрадасы артистлары, театр артистлары, туганнар, дуслар җыелган туй бер сулышта үтте. Дускаем Лилия белән дускаем Винарисның туй киемнәре пардан тегелгән, бик килешле булды. Ә иң кызык өлеше... ТНВда күпме сериал тәрҗемә иттем, мондый сюжетлысы булганы юк иде. Мин кияүгә чыксам, аерылышкан ирем килер иде микән? Ә алар килгәннәр, гаиләләре белән килгәннәр... Үзләре белән сөйләштем, бер табын артында утырдык. Ниләр турында сөйләшкәнне язасы килми, ну кызык, җаман кызык...” – ди Дилбәр.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

10

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading