16+

Виноград ашаганда, кызны чаян чаккан

Казанлыларны виноград яратучы чаяннар турында кисәтәләр: «Үз күзләребез белән күрмәсәк - ышанмаган булыр идек».

Казанлыларны виноград яратучы чаяннар турында кисәтәләр: «Үз күзләребез белән күрмәсәк - ышанмаган булыр идек».

Социаль челтәрләрнең берсендә Казанда яшәүче бер кыз үзен чаян чагуы турында хәбәр иткән. Ул шунда ук табиблар биргән медицина бәяләмәсе күчермәсенең фотосын да урнаштырган. Инга исемле кыз бу хәбәре астында, бары тик кисәтү максатында гына дип язган. Моннан тыш, ул табиблар әлеге булган хәлгә бик гаҗәпләнделәр, дип тә өсти. 
"Күрмәгән булсак - ышанмаган булыр идек", - дип медикларның сүзләрен китерә Инга.

Хәбәр авторы сүзләренә караганда, виноград Казан сәүдә челтәрләренең берсеннән сатып алынган. Чаян "тын һәм хәрәкәтсез" утыра булган, "яхшылап карамасаң, аны күреп тә булмый", дигән кыз.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading