16+

«Влад, каты кума әле, зинһар»: машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителгән ир ике кешене бәрдереп үтергән (+видео)

Күрше Удмуртиядә йөртү хокукыннан мәхрүм ителгән. исерек хәлдә булган 26 яшьлек Можги кешесе ике юл эшчесен бәрдереп үтергән. Бу хакта "Вести.Ру" хәбәр итә.

Күрше Удмуртиядә йөртү хокукыннан мәхрүм ителгән. исерек хәлдә булган 26 яшьлек Можги кешесе ике юл эшчесен бәрдереп үтергән. Бу хакта "Вести.Ру" хәбәр итә.

Аларның мәгълүматлары буенча, 22 апрельдә Можгин урамында төнге сәгать берләрдә "Фольксфаген Тигуан" машинасы катнашында юл һәлакәте килеп чыккан.  
Видеотеркәү язмасында юл полосаларының берсендә ремонт эшләре алып барылуы, кисәтү билгеләре куелуы күренә.
"Влад, кума, зинһар! Мин синнән бик үтенәм! "- дип ялварган 35 яшьлек хатын, ләкин шофер тизлек арттырган гына.

Нәтиҗәдә, ул югары тизлектә юл эшчеләренә килеп бәрелә, 1994 елгы ир-атлар алган җәрәхәтләрдән урында ук үлә. Гаепле кеше каза урыныннан качкан. Юл-транспорт һәлакәте урынында ул идарә иткән машина номеры төшеп калган, шуңа күрә хокук саклау органнарына аның эзенә чыгу әллә ни авырлык тудырмаган. Соңрак полиция бүлегендә 2020 елның декабрендә Рыбаковның ике елга исерек килеш руль артына утырганы өчен йөртү хокукыннан мәхрүм ителүе ачыкланган.
Бу авария өчен аңа 8 дән 15 елга ирегеннән мәхрүм ителү яный.

18+

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading