16+

Владимир Чагин: “Дакар”да җиңүне ТАССРның 100 еллыгына багышлыйбыз

Узыш машиналарына “ТАССРга-10 ел” логотибы урнаштырылган иде.

Узыш машиналарына “ТАССРга-10 ел” логотибы урнаштырылган иде.

“КАМАЗ-Мастер” командасы җитәкчесе Владимир Чагин “Дакар-2020” ралли-рейдында җиңүне ТАССРның 100 еллыгына багышлауларын әйтте. Бу хакта ул “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә хәбәр иткән.

– Узышта катнашкан һәр машинада, иң күренеп торган урында – алгы панельдә “ТАССРга-10 ел” логотибы урнаштырылган иде, – дигән Чагин. – Һәм без бу елда “Дакар”да беренче урынны алуга ирештек. Без бу җиңүне кадерле республикабызга, яраткан Татарстаныбызга багышлыйбыз.

Исегезгә төшерәбез, Бүген, 17 гыйнварда, “Дакар-2020” ралли-рейд узышлары төгәлләнде. Йөк машиналары арасында гомуми беренчелектә “КАМАЗ-мастер”ның Андрей Каргинов җитәкләгән экипажы җиңү яулады. Антон Шибалов экипажы – икенче булды.

 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading