16+

Владимир Леонов:«Кубокка Россия шулкадәр әзер булыр дип көтмәгәннәр»

Татарстанның яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов сүзләренчә, 2018 елдагы Дөнья чемпионаты Конфедерацияләр Кубогы кебек булачак, бары тик форматы гына ике тапкыр зуррак.

Татарстанның яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов сүзләренчә, 2018 елдагы Дөнья чемпионаты Конфедерацияләр Кубогы кебек булачак, бары тик форматы гына ике тапкыр зуррак.


- Конфедерацияләр Кубогы чемпионат алдыннан репетиция генә. Киләсе елга стадионда, оештыру эшләрендә берничә вак-төяк әйберне генә үзгәртәсе була. ФИФА Конфедерацияләр Кубогына Россия шулкадәр әзер булыр дип көтмәгән дә, - ди Владимир Леонов.

Хәзер билет белән кызыксынучылар да арткан. Ярымфиналга 3000 билет сатылган инде. Министр сүзләренчә, 28 июнь көнне кемнәр уйнаячагы билгеле булгач, футбол карарга теләүчеләрнең саны әле тагын артачак.
- Бу юлы стадион тулыр дип уйлыйм. Зур чиратлар булмасын өчен, матчка алданрак килегез. Без kzn2018.com сайтында стадионга алырга ярамаган әйберләрнең исемлеген язып элдек. Кергәндә тоткарламас өчен, үзегез белән зур кулчатыр, профессиональ фотоаппарат алмагыз, - ди Владимир Леонов.

Матчка кадәр Fan-ID җанатар паспортын булдырмаганнар өчен «Казан-Арена» каршында махсус чатырлар эшләячәк.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading