16+

Владимир Путин белән матбугат конференциясенә аккредитация башланды

2017 елның 14 декабрендә Мәскәү вакыты белән 12 сәгатьтә Владимир Путинның зур матбугат конференциясе узачак.

2017 елның 14 декабрендә Мәскәү вакыты белән 12 сәгатьтә Владимир Путинның зур матбугат конференциясе узачак.

Массакүлләм мәгълүмат чараларыннан катнашу өчен заявка кабул ителә. Чара үткәрү урыны турында соңрак хәбәр ителәчәк, дип яза Татар-информ. http://tatar-inform.tatar/news/2017/11/26/153097/

Аккредитация өчен заявкалар 1 декабрьдә 17.00 сәгатькә кадәр Кремль сайтында кабул ителә.

Заявкаларны рус һәм инглиз телләрендә тутырырга мөмкин. Заявка юллау автомат рәвештә аккредитация алуны аңлатмый.

Аккредитация нәтиҗәләре, шулай ук аккредитацияләнгән ММЧ вәкилләренең узуы һәм эше турындагы мәгълүмат 8 декабрьгә кадәр гариза бирүче күрсәткән почтага киләчәк.

Аккккредитация узган ММЧ вәкилләренең исемлеге алдан басылып чыгачак. Элемтә өчен телефоннар: +7 (495) 606–40–27; +7 (495) 606–50–17; +7 (495) 606–55–27; +7 (495) 606–20–35.

Фото: Rus.kiziltan.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading