16+

Владимир Путин өчен аш-суны федераль сак хезмәтенең махсус кухнясында әзерлиләр

"Кремль" туклану комбинатының элеккеге генераль директоры, Россия рестораторлары һәм отельерлары федерациясе президенты Игорь Бухаров Россия Президенты Владимир Путин өчен азыкның кайда әзерләнүе турында сөйләде.

Бу хакта РИА Новости яза.

Дәүләт башлыгы өстәленә куела торган продуктлар махсус лабораториядә тикшерелә, ә аш-суны исә Федераль сак хезмәтенең махсус кухнясында яки санитария табибы катнашында әзерлиләр, дип аңлатты ул.

- Продуктлар тикшерү аша үтә алмаганга,  менюны ашыгыч рәвештә үзгәрткән очраклар да булды. Тиешле сертификатлары булган продуктлар килә, әмма алар барыбер федераль сак хезмәте лабораториясенә тикшерүгә җибәрелә. Кайчакта аларның кайберләре тикшерү үтми һәм тиз арада менюны үзгәртергә туры килә, - дип сөйли Бухаров.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading