Путин Эрдоганның Россия-Төркия мөнәсәбәтләре үсешенә зур өлеш кертүен билгеләп үтте.
Россия Президенты Владимир Путин телефоннан сөйләшкәндә төрек лидеры Рәҗәп Тайип Эрдоганны дәүләт башлыгы вазифасына яңадан сайлануы белән котлады. Бу хакта Кремльнең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Аерым алганда, Путин Эрдоганның Россия-Төркия мөнәсәбәтләре үсешенә зур өлеш кертүен билгеләп үтте.
Россия Президенты фикеренчә, «Төркия халкы тарафыннан лидерына күрсәтелгән ярдәм төрле юнәлешләрдә икеяклы хезмәттәшлекне киңәйтү өчен өстәмә перспективалар ача».
Төркия Президенты үз чиратында «киләчәктә бөтен актуаль көн тәртибе буенча уртак эш алып барырга» әзер булуын раслады. Алар шәхси элемтәне дәвам итү турында сүз куешты.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар