16+

Владимир Путин Испания короленең кайгысын уртаклашты

Россия Президенты Владимир Путин Барселонадагы террорчылык акты нәтиҗәсендә туган фаҗигадан соң, Испания короле Филипп VIнең кайгысын уртаклашты.

Россия Президенты Владимир Путин Барселонадагы террорчылык акты нәтиҗәсендә туган фаҗигадан соң, Испания короле Филипп VIнең кайгысын уртаклашты.

Путин фаҗигадә якыннарын югалтучыларга сабырлык, ә сәламәтлекләренә зыян килүчеләргә тизрәк терелүләрен теләде.

Кичә Барселона үзәгендә террорчылар утырган мироавтобус махсус рәвештә үтеп баручыларны таптаткан. Нәтиҗәдә, 13 кеше үлгән, 100дән артык кеше төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алган. Зыян күрүче кешеләр 23 ил гражданнары булуы мәгүлүм.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading