16+

Владимир Путин “КАМАЗ-Мастер” командасын котлады

Россия Президенты Владимир Путин "КАМАЗ-Мастер" командасын "Дакар-2017" ралли-рейдының йөк машиналары зачетында җиңүләре белән тәбрик итте, дип яза "Татар-информ".

Россия Президенты Владимир Путин "КАМАЗ-Мастер" командасын "Дакар-2017" ралли-рейдының йөк машиналары зачетында җиңүләре белән тәбрик итте, дип яза "Татар-информ".

Котлауда: "Бу марафонда безнең автоузышчылар югары профессионализм, түземлек һәм бердәмлекне күрсәтте, бик катлаулы шартларда тәҗрибәле һәм танылган көндәшләрен узып китте, үзләренә беренчелекне кайтарды һәм лаеклы ике мактаулы пьедестал баскычында урын алды. Сезнең уңыш милли автоспортның лидерлык позицияләрен ныгытты, "КАМАЗ" йөк машиналарының сыйфатын һәм ышанылылыгын исбатлады" диелгән.

Дәүләт башлыгы спортчыларга "яңа казанышлар, спорт уңышы һәм иң изге теләкләр" теләде.

Исегезгә төшерәбез, "КАМАЗ-Мастер" командасыннан Эдуард Николаев һәм Дмитрий Сотников экипажы "Дакар-2017" раллиенда беренче һәм икенче урыннарны яулады.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading