16+

Владимир Путин Корбан гаете уңаеннан котлавын җиткерде

Президент бәйрәмнең ни дәрәҗәдә кыйммәткә ия булуына басым ясады.

Президент бәйрәмнең ни дәрәҗәдә кыйммәткә ия булуына басым ясады.

Президент билгеләп үткәнчә, "Бу борынгы бәйрәм тамырлары ерак гасырларга барып тоташа. Дин тотучыларны Ислам чыганакларын һәм кыйммәтләрен сакларга чакыра. Шәфкатьлелеккә, гаделлеккә һәм иминлеккә, әйләнә-тирәдәгеләргә карата сакчыл һәм ихлас мөнәсәбәткә өнди".

"Барлык диннәр нигезендә ятучы әлеге югары гуманистик, әхлакый идеаллар көчле берләштерүче көч булып хезмәт итә, җәмгыятьтә милләтара татулыкны ныгытуга һәм халкыбызның мәдәни күптөрлелеген, үзенчәлекле традицияләрен саклап калуга ярдәм итә", - диелә Путин юллаган котлауда.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading