16+

Владимир Путин «Үлемсез полк» акциясендә катнашты

Россия Президенты Владимир Путин Бөек Җиңү көнендә Мәскәүдә «Үлемсез полк» акциясендә катнашты, дип яза Татар-информ. Дәүләт башлыгы, кулына фронтовик әтисенең портретын күтәреп, Кызыл мәйданда хәтер маршында катнашучыларга кушылды. Мәшһүр актерлар Василий Лановой һәм Михаил Ножкин да дәүләт башлыгы белән янәшә атлап барды. Владимир Путин моннан ике ел элек беренче тапкыр...

Россия Президенты Владимир Путин Бөек Җиңү көнендә Мәскәүдә «Үлемсез полк» акциясендә катнашты, дип яза Татар-информ.

Дәүләт башлыгы, кулына фронтовик әтисенең портретын күтәреп, Кызыл мәйданда хәтер маршында катнашучыларга кушылды. Мәшһүр актерлар Василий Лановой һәм Михаил Ножкин да дәүләт башлыгы белән янәшә атлап барды.

Владимир Путин моннан ике ел элек беренче тапкыр «Үлемсез полк» акциясендә катнашкан иде.

Президент чарага ниндидер рәсми төсмер бирүгә кискен каршы булуын белдерде. «Әлеге башлангычның кыйммәте шунда ки, ул кабинетларда да, административ структураларда да түгел, ә кешеләрнең йөрәкләрендә туды. Бу - илне фашистлардан яклаган буыннарга хөрмәтебез хакында сөйли», - дип ассызклады ул.

Путин быел да «Үлемсез полк» акциясе бөтен дөньяда күп меңләгән кешене берләштерәчәгенә ышаныч белдерде.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading