16+

Владимир Путин һәм Алексей Кудрин Хисап палатасы эше нәтиҗәләре турында фикер алышты

Узган ел Россия бюджетын үтәү биш ел эчендә иң яхшысы булды. Бу хакта бүген Владимир Путинга Хисап палатасы башлыгы Алексей Кудрин хәбәр итте. Бер ел эчендә башкарылган эшкә йомгак ясалды.

Узган ел Россия бюджетын үтәү биш ел эчендә иң яхшысы булды. Бу хакта бүген Владимир Путинга Хисап палатасы башлыгы Алексей Кудрин хәбәр итте. Бер ел эчендә башкарылган эшкә йомгак ясалды.

Аерым алганда, дәүләт программаларының ничек үтәлүе турында сөйләштеләр. Иң уңышлылардан-"Уңайлы мохит", авыл хуҗалыгы, транспорт системасы, атом машина төзелеше комплексын үстерү. 

— Хөкүмәт биш ел эчендә беренче тапкыр 97,5 процентка (чыгымнарның иң югары проценты) бюджетны үтәде, шул ук вакытта ел дәвамында, кризиска каршы чараларны исәпкә алып, бюджет 2 триллион сумга артты. Без һәр җитди тикшерүдән соң, бу чыгымнарның нәтиҗәлелеген системалы рәвештә яхшырту өчен тәкъдимнәр бирәбез, һәм өч ел эчендә ике мең киңәш бирдек. Аларның яртысы хөкүмәт тарафыннан тормышка ашырылган. Мәсәлән, ана капиталы. Гражданнар ана капиталын алгач, кайчагында бу акчаларга соңга калып индексация исәпләнә һәм алар счетларында берничә мең сум, ә кайвакыт бу 20 һәм 30 мең сум булуын белми дә. Менә шулай итеп, без 4,7 миллиард сум акча чыгардык, алар турында гражданнар белмәгән һәм алар үле йөк булып яткан, хәзер аларны түләдек, - диде Кудрин Путин алдында чыгыш ясап. 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading