16+

Владимир Путин: «Миңа пенсия реформасы ошамый»

Россия Президенты Владимир Путин пенсия яшен арттыру белән бәйле үзгәрешләргә карата беренче тапкыр үз фикерен белдерде. Президент сүзләре буенча, аңа тәкъдим ителгән вариантларның берсе дә ошамый, дип хәбәр итә «Интерфакс».

Россия Президенты Владимир Путин пенсия яшен арттыру белән бәйле үзгәрешләргә карата беренче тапкыр үз фикерен белдерде. Президент сүзләре буенча, аңа тәкъдим ителгән вариантларның берсе дә ошамый, дип хәбәр итә «Интерфакс».

Миңа пенсия яшен арттыру белән бәйле бернинди дә вариант ошамый. Һәм хөкүмәттә дә моны ошаткан кеше бик аз, әгәр гомумән булса..., – дигән Владимир Путин Калининград шәһәрендә волонтерлар белән аралашкан вакытта.

Путин шулай ук әлеге мәсьәлә буенча ахыргы карар кабул ителмәгәнлеген дә ассызыклады. Моннан тыш ул пенсия яшен арттыру мәсьәләсе күп россиялеләр өчен четерекле булуын һәм әлеге проблема хисабына үзен күрсәтү максатын куйган кешеләрдән кала башкаларның фикерләрен тыңларга әзер икәнлеген әйтте.

– Миллион кеше өчен четерекле булган темада пиар ясаучыны түгел, ә ниндидер аңлаешлы, акыллы, ил һәм халык мәнфәгатен кайгырткан кешеләрне тыңларга кирәк, – дигән Путин.

Аның сүзләренә караганда, пенсия системасындагы запас тагын күпмедер вакытка җитәчәк, әмма киләчәк көн турында да уйларга кирәк, чөнки үзгәрешләрдән башка система ахыр чиктә «шартлаячак».

Россия Президенты сүзләренчә, «әгәр дә берни дә эшләмәсәң», пенсия системасыннан формалаша торган бюджет өчен авырга туры киләчәк. Шул ук вакытта, Путин әйтүенчә, пенсионерларның керемнәре дә түбән кала бирәчәк, һәм нәтиҗәдә алар «һәрвакыт ярлы кешеләрнең санын тутырып торачак».

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading