16+

Владимир Путин: "Миннән үрнәк алырсыз дип уйлыйм"

Россия Президенты Владимир Путин коронавирустан вакцинациянең икенче фазасын узды.

Россия Президенты Владимир Путин коронавирустан вакцинациянең икенче фазасын узды.

Бу хакта дәүләт башлыгы Рус география җәмгыятенең попечительләр советы утырышында әйтте. Бу турыда «Известия» хәбәр итә.

«Барысы да яхшы булыр дип өметләнәм. Хәтта өметләнү дә түгел, моңа ышанам. Сезгә дә шуны ук телим. Сез дә, үзегез һәм якыннарыгыз турында кайгыртып, шуны ук эшләрсез, миннән үрнәк алырсыз дип уйлыйм», — диде ул.

Владимир Путинга беренче прививканы 23 мартта ясадылар. Процедура халык алдында узмады, шулай ук Россия препаратларының кайсысын куллануы турында мәгълүмат булмады.

Чыганак: Татар-информ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading
2
X