16+

Владимир Путин: НАТО ракеталарын Украинада урнаштырса, алар Казанга хәтле барып җитәчәк

НАТОның Украинадагы разведка системалары Россиянең һава киңлеген Уралга кадәр контрольдә тотарга мөмкинлек бирәчәк.

НАТОның Украинадагы разведка системалары Россиянең һава киңлеген Уралга кадәр контрольдә тотарга мөмкинлек бирәчәк.

Әгәр НАТО ракета җайланмаларын һәм югары төгәллекле коралын Украинада урнаштырса, Казан, Волгоград, Самара һәм Әстерхан һөҗүм астында калачак, дип хәбәр итте россиялеләргә Президент Владимир Путин.

"Күп кенә Украина аэродромнары безнең чикләрдән ерак түгел генә урнашкан. Шуңа күрә якынча исәпләүләргә караганда, Волгоград - Казан - Самара - Әстерхан НАТОның тактик авиациясе һөҗүме астында калырга мөмкин", - диде ул.

Шулай ук Украинада НАТОның разведка системалары Россиянең һава киңлеген Уралга кадәр контрольдә тотарга мөмкинлек бирәчәк.
Исегезгә төшерәбез, РФ Президенты Владимир Путин ЛНР һәм ДХР бәйсезлеген таныды. Ил һәм республикалар арасында дуслык, хезмәттәшлек һәм үзара ярдәмләшү турында килешүләр имзаланды. Россия Оборона министрлыгына гаскәрләрне бәйсез республикаларга кертергә йөкләнде.

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading