16+

Владимир Путин пенсия яшен арттырудан канәгать түгел

Халыкның күпчелеге пенсия яшен арттыру белән килешеп бетмәгән төсле, әлеге хәлне Россия Президенты Владимир Путин да ошатып бетермәвен әйткән.

Халыкның күпчелеге пенсия яшен арттыру белән килешеп бетмәгән төсле, әлеге хәлне Россия Президенты Владимир Путин да ошатып бетермәвен әйткән.

Бу турыда ТАСС хәбәр итте.

Әле бу мәсьәлә буенча соңгы карар кабул ителмәгән. Илбашы пенсия яше турында барлык фикерләрне дә исәптә тотачаклар, дип ышандырган.

Президент сүзләренчә, Россиядә биш пенсионерга эшли торган алты кеше туры килә. Әлеге баланс тигезләшсә, яки киресенчә, пенсионерлар саны эшләүчеләр санын узып китсә, коточкыч хәл күзәтелергә мөмкин.

Пенсия системасы проблемаларын күрмәмешкә салышып, хакимият гражданнарны "алдаячак", - дигән Путин.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading