16+

Владимир Путин Росгвардия хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады

Путин махсус хәрби операциядә катнашучы Росгвардия сугышчылары иң катлаулы ситуацияләрдә ныклык һәм куркусызлык күрсәтәләр дип белдерә.

Путин махсус хәрби операциядә катнашучы Росгвардия сугышчылары иң катлаулы ситуацияләрдә ныклык һәм куркусызлык күрсәтәләр дип белдерә.

«Сезне Россия милли гвардиясе гаскәрләре көне белән котлыйм. Росгвардиянең төп бурычлары арасында терроризм, экстремизм һәм оешкан җинаятьчелек белән көрәш, әһәмиятле, стратегик объектларны саклау, массакүләм чаралар вакытында хокук тәртибен тәэмин итү, корал әйләнешен контрольдә тоту. Болар барысы да-катлаулы, бик җаваплы эш юнәлешләре, анда югары профессионализм һәм системалылык, законлылыкны катгый үтәү һәм һәрвакыт җәмгыятебез һәм дәүләтебез иминлеге, гражданнарның хокукларын һәм ирекләрен ышанычлы яклау мәнфәгатьләрендә конкрет, сизелерлек нәтиҗәләргә ирешүгә юнәлдерелгән булу таләп ителә», - диде үз мөрәҗәгатендә Владимир Путин.

Президент билгеләп үткәнчә, «Росгвардиянең барлыкка килү һәм үсешенең барлык этапларында аның төп таянычы сугышчылар һәм командирларның намусы һәм батырлыгы, алар Ватанга һәм халыкка тугры хезмәт иткәннәр һәм шулай булып калачак та». Путин махсус хәрби операциядә катнашучы Росгвардия сугышчылары иң катлаулы ситуацияләрдә ныклык һәм куркусызлык күрсәтәләр дип белдерә.

Хезмәткәрләрне һөнәри бәйрәмнәре белән шулай ук Росгвардия башлыгы Виктор Золотов котлады.

Россия милли гвардиясе гаскәрләре көне Президентның 2017 елның 16 гыйнварындагы Указы белән билгеләнгән һәм 27 мартта билгеләп үтелә.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading