Дөньядагы иң танылган татарларның берсе, астрофизик, Европа Фәннәр академиясе әгъзасы, Россия Фәннәр академиясе һәм Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе академигы, КФУның мактаулы профессоры, Германиядәге Макс Планк исемендәге Астрофизика институты директоры Рәшит Сүнәев Россия Федерациясенең 2016 елның фән һәм технологияләр өлкәсендәге Дәүләт премиясенә лаек булды.
Скопировать ссылку

Тантаналы бүләкләү чарасы Россия көненә туры килде һәм кичә, 12 июньдә, Мәскәү Кремлендә узды. Кара тишектә матдәләрнең дисклы аккрециясе теориясен уйлап тапкан өчен, премия Рәшит Сүнәевкә һәм аның хезмәттәше - физика-математика фәннәре докторы, МГУ профессоры Николай Шакурага тапшырылды.
Комментарийлар