16+

Владимир Путин Төркмәнстан Президентының кайгысын уртаклашты

Россия Президенты Владимир Путин Төркмәнстан Президенты Гурбангулы Бердымөхәммәдов белән телефоннан аралашты.

Россия Президенты Владимир Путин Төркмәнстан Президенты Гурбангулы Бердымөхәммәдов белән телефоннан аралашты.

Ике ил лидеры сөйләшү барышында коронавируска каршы бергәләшеп көрәшү хакында фикер алышты, дип хәбәр итә Кремль матбугат хезмәте. Икеяклы икътисадый хезмәттәшлек тә сөйләшү барышында үзәктә булган. Шулай ук Владимир Путин Төркмәнстан Президентының әтисе вафат булу уңаеннан аның тирән кайгысын уртаклашкан. Мәлик Бердымөхәммәдов 89нчы яшендә 18 апрельдә вафат булган.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading