16+

Владимир Путин төзелеш материалларына бәяләр үсешен контрольдә тотарга кушты

Россия Президенты Владимир Путин Федераль монополиягә каршы хезмәткә (ФАС) төзелеш материалларына бәяләр үсешен контрольдә тотарга кушты. Бу хакта Кремль сайтында әйтелә.

Россия Президенты Владимир Путин Федераль монополиягә каршы хезмәткә (ФАС) төзелеш материалларына бәяләр үсешен контрольдә тотарга кушты. Бу хакта Кремль сайтында әйтелә.

Дәүләт башлыгы ФАСка дәүләт төзелешләрендә кулланыла торган төзелеш ресурслары бәясенең артуының нигезлелеген бәяләргә кушты. Документ нигезендә төзелеш материалларына бәяләрнең нигезсез үсешен булдырмаска кирәк.
Төзелеше материаллары бәясенең рекордлы артуы аркасында Россиядә дәүләт төзелеше куркыныч астында калды. Дәүләт заказында күрсәтелгән бәягә караганда чынбарлыктасы югарырак икән, шуның аркасында йорт төзүчеләр зыян күрә.
Россия вице-премьеры Марат Хөснуллин үзебезнең төзелеш материалларына бәяләрнең рекорд куюы картель сүз куешу һәм базардагы монополия гаепле дип саный. Түрә ассызыклаганча, вазгыятьне хокук саклау органнары ачыклаячак, чөнки ком яки вак таш кыйммәтләнү өчен бер нигез дә юк.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading