16+

Владимир Путин юлда камералар урнаштыруны тәртипкә салырга чакыра

Закон проекты нигезендә, хәзер юлларда камералар урнаштыру турындагы карар төбәк хакимияте яки автомобиль юлы хуҗасы тарафыннан Эчке эшләр министрлыгы белән килештереп кабул ителергә мөмкин.

Закон проекты нигезендә, хәзер юлларда камералар урнаштыру турындагы карар төбәк хакимияте яки автомобиль юлы хуҗасы тарафыннан Эчке эшләр министрлыгы белән килештереп кабул ителергә мөмкин.

Россия Президенты Владимир Путин юлда фото- һәм видеокамералар урнаштыру кагыйдәләрен билгели торган законга төзәтмәләр кертте. Ул 2024 елның 1 сентябреннән үз көченә керә. Бу документ хокукый мәгълүматның рәсми интернет-порталында чыкты.

2007 елның 8 ноябрендә гамәлгә куелган «Россия Федерациясендә автомобиль юллары һәм юл эшчәнлеге турында һәм Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында»гы федераль законга үзгәрешләр кертелә.

Документта камера куярга мөмкин булган юл участокларының төрләре санап үтелә: җәмәгать транспорты хәрәкәте өчен билгеләнгән полосалы трассалар, авария куркынычы булган участоклар, ел дәвамында дүрт һәм аннан күбрәк юл һәлакәте булган урыннар, юл эшләре, җәяүлеләр өчен кичүләр, юл чатлары, тукталып тору тыелган урыннар һәм ЮХИДИ билгеләгән башка урыннар. Моннан тыш, яңа кагыйдәләр буенча, камерага кадәр кимендә 150-300 метр кала кисәтә торган билге куелырга тиеш.

Закон проекты нигезендә, хәзер юлларда камералар урнаштыру турындагы карар төбәк хакимияте яки автомобиль юлы хуҗасы тарафыннан Эчке эшләр министрлыгы белән килештереп кабул ителергә мөмкин.

Чыганак: Татар-информ

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading