16+

Владимир Путинның инаугурациясеннән соң, Хөкүмәттә вазифаи үзгәрешләр булуы көтелә

18 мартта узган Россия Президенты сайлауларындагы бюллетеньнәрнең иртәнге тугызга 99,75 проценты эшкәртелгән.

18 мартта узган Россия Президенты сайлауларындагы бюллетеньнәрнең иртәнге тугызга 99,75 проценты эшкәртелгән.

76,67 процент тавыш җыеп, сигез кандидат арасында Владимир Путин – беренче урында. “Россия алдында катлаулы бурычлар тора. Мин аны быелгы Юлламамда да әйттем. Без аларны җиңеп чыгарга тиеш. Без бу эшләрне бергә дәвам итәчәкбез”, – дип белдерде Владимир Путин сайлаулар тәмамлангач үзенең сайлау алды штабында, дип яза РИА Новости.

“Безгә бердәмлекне сакларга һәм алга атларга кирәк”, – диде Россиянең бүгенге җитәкчесе. Ул бу сүзләрне Мәскәүнең Манеж мәйданында узган митингта халыкка да кабатлады.

Ул Хөкүмәттәге вазифаи үзгәрешләр инаугурациядән соң гына булачагын әйтте. Бу Премьер-министр вазифасына да кагыла. Шул ук вакытта ул үзенең командасы алдагы елларда да сакланыр, бергә эшләр дигән өметтә кала.

Тышкы сәясәткә килгәндә, Владимир Путин: “Катлаулы вазгыятькә карамастан, без уртак эшчәнлек алып барырга, бөтен булган мәсьәләләр буенча фикер алышырга һәм хәл итәргә әзер”, – дип искәртте. “Бүген Россиянең стратегик хезмәттәше – Кытай. Мәскәү бу хезмәттәшлекне саклаячак һәм үстерәчәк”, – диде ул.

Татар-информ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading