16+

Владимир Путин вазгыять катлаулана, ди

Путин Россиядә коронавирус белән бәйле вазгыять катлаулана дип белдерә.

Путин Россиядә коронавирус белән бәйле вазгыять катлаулана дип белдерә.

"Илдә вазгыять катлаулана. Дөньяда тагын да катлаулы", - диде ул хөкүмәт әгъзалары белән булган  видеокиңәшмәдә.

Ил башлыгы сүзләренчә,  Россиядә коронавирус йоктыру куркынычы белән бәйле карантинда  3,3 млн кеше бар.

Обсервациядә - 1777, үз изоляциядә - 292 мең 740 кеше. Президент, чит илдә даими яшәүче ватандашларның да күп өлеше Россиягә кайта, дип ассызыклады. 

Бүгенгә булган мәгълүматларга караганда, илдә 2 мең 777 кешедә коронавирус.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading