16+

Владимир Жаворонков: «Кем теләми икән, шул ясатмасын»

Татарстанга Россиядә җитештерелгән "Спутник V" коронавируска каршы вакцинаның беренче партиясе кайтты.

Татарстанга Россиядә җитештерелгән "Спутник V" коронавируска каршы вакцинаның беренче партиясе кайтты.

Әлегә көтелгән 3,7 мең дозадан 1 меңе генә. Алар ковид госпитальләрендә эшләүче медикларга гына ясалачак, дип хәбәр итте журналистларга ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков.
- Хәзер сүз халыкны массакүләм вакцинацияләү турында бармый, биредә хәвеф-хәтәр төркемнәрендә булучылар истә тотыла. Массакүләм прививка ясата башлагач, без бу хакта игълан итәрбез, - дип ассызыклады Жаворонков.
Аның сүзләренчә, медикларны прививка кадатыррга мәҗбүр итмиләр, "кем теләми, шул вакцина ясатмый" ди ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары.
Жаворонков билгеләп үткәнчә, вакцинация узарга мөмкин булган 40 поликлиника һәм хастаханә исемлеге төзелгән, әмма "артык имеш-мимешләр тудырмас өчен", аларның атамалары әлегә әйтелми.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading