16+

Вәлиеваны хуплап "Камилә, без синең белән!" баннерлары пәйда булган

Мәскәү урамнарында Россия фигуристкасы Камилә Вәлиеваны хуплап баннерлар һәм реклама щитлары барлыкка килган.

Мәскәү урамнарында Россия фигуристкасы Камилә Вәлиеваны хуплап баннерлар һәм реклама щитлары барлыкка килган.

"Камилә, без синең белән!" - диелә фигуристка сурәте төшерелгән баннерларда.

Пекиндагы Олимпиадада команда турнирыннан соң Россия җыелма командасы алтын медальләр откан иде. Соңрак билгеле булганча, декабрьдә Валиеваның допинг-тестында триметазидин дип аталган матдә табылган. 

8 февральдә Россия допингка каршы агентлык (РУСАДА) Вәлиеваны вакытлыча читләштерде, ләкин икенче көнне карарны кире какты. CAS күчмә панеле Вәлиева эшен 13 февральдә караячак.

 

Язмага реакция белдерегез

4

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading