16+

Волонтерлар Казанлыларга Конституциягә төзәтмәләр турында сөйләячәк

Татарстанның сигез шәһәрендә листовкалар һәм брошюралар белән махсус нокталар барлыкка киләчәк.

Волонтерлар Казанлыларга Конституциягә төзәтмәләр турында сөйләячәк

Татарстанның сигез шәһәрендә листовкалар һәм брошюралар белән махсус нокталар барлыкка киләчәк.

«Конституция волонтерлары» проекты кысаларында Татарстанда 30дан артык мәгълүмат ноктасы барлыкка киләчәк. Алар күп функцияле үзәкләрдә, мәдәният йортлары, сәүдә үзәкләрендә  урнашачак.

Төп чаралар Казан, Яр Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт, Бөгелмә, Яшел Үзән, Алабуга һәм Чистай шәһәрләрендә узачак. 

Волонтерлар алмашыну графигы нокталарда халыкның активлыгына бәйле булачак. Россия яшьләре җитәкчесе Александр Бугаев Россиядә волонтерлык хәрәкәте абсолют күтәрелештә, югары ноктада булуын билгеләп үтте, һәм бу аның нигезендә рухи-әхлакый кыйммәтләр яту белән бәйле, диде.

Ул шулай ук Татарстан волонтерларына хәрәкәт үсеше өчен рәхмәт белдерде. Исегезгә төшерәбез, 22 апрельдә Россия Федерациясе Конституциясенә төзәтмәләр буенча бөтен халык тавыш бирүе узачак.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading