Лотереяга рекордлы отыш иясе Воронежда яши.
Воронежда гомер кичерүче 63 яшьлек пенсионер ханым лотереяга 506 миллион сум акча откан. “Столото” компаниясе хәбәр иткәнчә, бу – рекордлы отыш.
Әүвәл оныгы билетның отмаганын хәбәр итә, әмма пенсионер хатын билетны ташламый һәм бер атнадан соң сайттан үзе тикшереп карый.
Әлегә алар акчаны ничек туздырасыларын белмиләр, әмма бер өлешен хәйрия фондына бирергә җыеналар.
фото: ar22.ru
Комментарийлар