16+

ВУЗ укытучысы ятим студентының картасыннан ярты миллион акчасын туздырган

Авыл хуҗалыгы техникумында белем бирә торган әлеге кеше ятим студентының банк картасыннан 553 мең сум акчаны үз кирәк-яраклары өчен тоткан.

Авыл хуҗалыгы техникумында белем бирә торган әлеге кеше ятим студентының банк картасыннан 553 мең сум акчаны үз кирәк-яраклары өчен тоткан.

Киров өлкәсенең Шабалинский район суды техникумда укыта торган 39 яшьлек хатын-кызга хөкем карары чыгарган. Авыл хуҗалыгы техникумында белем бирә торган әлеге кеше ятим студентының банк картасыннан 553 мең сум акчаны үз кирәк-яраклары өчен тоткан.

Ятим бала уку йортына укырга кергәннән соң банк картасын югалтмас өчен укытучыга тапшырган. Шул картага аның стипендияләре,  башка түләүләре килеп барган. 2017 елдан 2021 елга кадәр картада 500 мең сумнан артык акча җыелган булыр иде. Акчаның юклыгын студент техникумны тәмамлаганнан соң гына ачыклаган.

Җинаятьтә гаепләнүче хатасын таныган. Тотылган акчаның 130 меңен кире кайтарган. Суд карары нигезендә, ул калган сумманы да аларның хуҗасына кайтарырга тиеш булачак. Тик бу аңа җиңел бирелмәс шул, чөнки укытучыны эшеннән алганнар. Өстәвенә, шартлыча  3 елга ирегеннән дә мәхрүм иткәннәр.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading