16+

ВУЗга керүчеләр документларын почта аша да тапшыра ала

Документ комплектларын хат яки игълан ителгән кыйммәт, кертемнәрне тасвирлап һәм тапшыру турында хәбәрнамә белән бандероль җибәрергә мөмкин.

Документ комплектларын хат яки игълан ителгән кыйммәт, кертемнәрне тасвирлап һәм тапшыру турында хәбәрнамә белән бандероль җибәрергә мөмкин.

Коронавирус пандемиясе икенче ел мәктәпләрдә дәүләт йомгаклау аттестациясен һәм вузларда кабул итү кампаниясен үткәрү тәртибенә үзгәрешләр кертә. Мәсәлән, югары уку йортларына документларны дистанцион рәвештә бирергә, почта – хат яки игълан ителгән кыйммәт, кертемнәрне тасвирлап һәм тапшыру турында хәбәрнамә белән бандероль аша җибәрергә мөмкин.

Почта бүлегендә бирелгән квитанциянең трек-номеры Россия почтасы сайтында җибәрелүне күзәтергә мөмкинлек бирәчәк. Документларны почта аша җибәргәндә абитуриентлар шулай ук тапшыру турында электрон хәбәрнамә алырга мөмкин – ул почта аша җибәрүче, алучы, илтеп тапшыру вакыты һәм хәтта алучының почта аша җибәрүне тапшырганда имзасы турында мәгълүматны үз эченә алачак. Тапшыру турында хәбәрнамәнең скан-күчермәсе 6 ай эчендә ачык булачак, һәм аны бәхәсле хәлләрдә, документларны вузга тапшыруны раслау буларак, кулланырга мөмкин.

Шулай ук EMS-юллама хезмәтеннән файдаланырга мөмкин, бу очракта документлар почта аша түгел, ә теләсә кайсы уңайлы урында курьер аша тапшырыла – ул аларны алачак һәм адресатка илтеп тапшырачак. Мондый җибәрү теркәлә торган булып тора, аны китерү һәм тапшыруны трек-номер күзәтергә мөмкинлек бирә.

Әмма кабул итү комиссияләре документларны вакытында кабул итсен өчен, белгечләр кайбер кагыйдәләрне сакларга киңәш итә

«Татарстан почтасы»  федераль почта элемтәсе идарәсе матбугат хезмәтендә билгеләп үткәнчә, почта бүлекләре хезмәткәрләре уку йортларына абитуриентлардан хатларны көн саен китерәчәк, мондый юлламаларга аерым игътибар юнәлтеләчәк.

Исегезгә төшерәбез, быел дәүләт йомгаклау аттестациясен Казан мәктәпләрен тәмамлаган 18 меңгә якын кеше уза: 11 меңнән артык тугызынчы сыйныф укучысы һәм 6 меңнән артык унберенче сыйныф укучысы. Имтихан марафоны 2-нче июльдә тәмамланачак, ә 12-нче июльдән 17-нче июльгә кадәр җитди сәбәпләр аркасында төп срокта имтиханнар тапшыра алмаганнар өчен өстәмә чор уздырылачак . Уку йортларының кабул итү комиссияләре инде эшне башлап җибәрә. 

http://kzn.ru

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading