16+

Вузларга максатчан кабул итү квоталары билгеләнде

Хөкүмәт 2024 елга югары уку йортларына максатчан кабул итү квоталарын раслады, дип хәбәр итте премьер-министр Михаил Мишустин оператив киңәшмәдә.

Хөкүмәт 2024 елга югары уку йортларына максатчан кабул итү квоталарын раслады, дип хәбәр итте премьер-министр Михаил Мишустин оператив киңәшмәдә.

Киләсе уку елында 900 әзерлек юнәлешләренең яртысына диярлек максатчан кабул итү урыннарын арттырырга карар кылганнар. 

Максатчан укытуга барлыгы 145 мең урын бүлеп бирелгән, бу 2023 елга караганда 6 процентка күбрәк. Медицина белгечлекләре буенча бюджет урыннарының күп өлеше максатчан калачак. Аспирантурада барлык фәнни белгечлекләр буенча максатчан бюджет урыннары 35 процент тәшкил итәчәк. 

Моннан тыш, төбәкләр 22 яңа юнәлеш буенча белгечләргә ихтыяҗ турында белдергән, алар арасында фундаменталь һәм гамәли биология, наноинженерия һәм наноматериаллар.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading