16+

«WorldSkills» байрагы Казанга килә

19 октябрьдә, Әбу-Дабида һөнәри осталык буенча дөнья чемпионаты ябылу тантанасында "WorldSkills Competition" байрагы Казанга тапшырылачак.

19 октябрьдә, Әбу-Дабида һөнәри осталык буенча дөнья чемпионаты ябылу тантанасында "WorldSkills Competition" байрагы Казанга тапшырылачак.

- Флаг тапшыру - дулкынландыргыч мизгел. Бу көннән без Казанда узачак чемпионатка кадәр калган көннәрне саный башлыйбыз. Вакыт тиз үтә, бурычлар исемлеге зур, - диде "эшлекле дүшәмбе"дә Казан мэры Илсур Метшин.

Татарстанда чемпионат "Казан" аэропорты янында төзелүче "Казан Экспо" халыкара күргәзмәләр үзәгендә узачак. Биредә ярыш зоналары, павильоннар, галерея, конгресс-холл, күп функцияле заллар, ресторан, 200 номерлы кунакханә һәм өстәмә ачык мәйданчыклар булачак. Дөньяның төрле почмакларыннан килгән кунакларны кабул иткәнче, республика, ил күләмендәге сынау (тест) чаралары оештырачак.

Дөнья чемпионатын без 2019 елның 29 август-3 сентябрь көннәрендә кабул итәчәкбез. Ярышларда 70 илдән 1300гә якын кешенең катнашуы көтелә. Бәйгедә катнашучылар үзләренең осталыкларын 50дән артык компетенциядә күрсәтәчәкләр. Моннан тыш ярышлар вакытында мәктәп укучылары арасында ике яшь категориясендә (10 яшьтән 14 яшькә кадәр һәм 14 яшьтән 17 яшькә кадәр) "JuniorSkills" чемпионаты узачак.

Быел 4-9 декабрьдә чемпионатны уздыру өлкәсендә тәҗрибә алмашу өчен Казанга Әбу-Даби командасы киләчәк.

Бу көннәрдә Әбу-Дабида чемпионатта безнең сигез студентыбыз көч сынаша.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading