16+

WorldSkills чемпионатын ачу тантанасын Горки-Әмәт урманында трансляцияләячәкләр

Казанда эшче һөнәрләр чемпионаты барган көннәрдә тамашачыларны күп кенә чаралар (концертлар, диджей-сетлар, лекцияләр, кинолар һ.б.) көтә.

WorldSkills чемпионатын ачу һәм ябу тантаналарын Горки-Әмәт урманында трансляциячәкләр. Бу хакта Казан мэриясенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Горки-Әмәт урманы үзәк мәдәни мәйданчык булачак, анда чемпионатны ачу һәм ябу тантаналарын трансляциячәкләр. Биредә узачак чаралар программасы бүгенге Татарстан һәм эшче яшьләргә багышлана», – диелә хәбәрдә.

Эшче һөнәрләр чемпионаты барган көннәрдә тамашачыларны паркта күп кенә кызыклы чаралар (концертлар, диджей-сетлар, лекцияләр, кинолар, мастер-класслар) көтә. Вакыйга 22-27 августта узачак.

Казанның парклар һәм скверлар дирекциясе WorldSkills чемпионаты барышында казанлылар һәм кунаклар өчен тематик программа әзерләгән. Ул Горки-Әмәт урманында, Кабан күле буенда һәм Горький паркында үтәчәк.

Динара Прокопьева, «Татар-информ».

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading